Хатлар язабыз

2023 елның 3 феврале, җомга

Музей эшчәнлегенең ел буена да туктап торганы юк. Искә алырлык, хатирәдә генә түгел, музейда сакланырлык вакыйга-яңалыклар чорында яшибез. Украинада барган махсус операция бер кешене дә битараф калдыра алмый: газизләребез өчен ут йотып яши халык.

Безнең авылдан мобилизацияләнгән  Биккинин Айтуган белән Хафизов Илдар һәм контракт нигезендә хезмәт итүче Газизов Рифат, Хәбиров Булат, Хәсәнов Рушаннар хакында яхшы хәбәрләр килеп торсын дигән теләк белән бүгенге көндә авылдашларыбызга хатлар язабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International