27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә.

2023 елның 3 феврале, җомга

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары өчен “Фаҗига кабатланырга тиеш түгел ” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырды. Укучылар белән илебез  халкының җилкәсенә төшкән авыр вакытлар турында сөйләштек. Әлеге куркыныч вакыйгаларны онытырга ярамаганлыгы турында сөйләнде һәм безнең чорларга килмәвен теләдек. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International