Иске Җөри модель китапханәсе хезмәткәрләре «Кошларга кышлавы авыр, кошларга булышырга кирәк» дип исемләнгән акция үткәрделәр.

2023 елның 3 феврале, җомга

Китапханәчеләр яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырдылар, кошларны нинди ризык белән тукландырырга һәм каурыйлы дусларыбыз өчен җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары балалар кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә көнбагыш, бодай тараттылар һәм «кошлар ашханәләрен» агач ботакларына элеп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International