“Ленинград оборонасы һәм блокадасы – каһарманлык символы”

2023 елның 3 феврале, җомга

"Ленинград оборонасы һәм блокадасы – каһарманлык символы" – шушы темага багышлап 27 гыйнварда Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында алар блокадалы шәһәрнең авыр тормыш шартлары турында китаплардан өзекләр укыдылар. Шулай ук ул вакыттагы, кешеләр һәм язмышлар, кешегә тәүлеклек икмәк турында сөйләделәр. Шәһәр халкының ачлык, салкынлык, үлем белән көрәшүләре, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклап калулары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International