Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде.

2023 елның 3 феврале, җомга

Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.  Наркоманнар - ялгышлык корбаннары. Шушы ялгышлыкларны булдырмау, наркоманияне профилактикалау максатыннан, 28 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары катнашында “Синең язмыш, синең кулыңда” дигән  исем белән әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International