1нче февральдә "Иң шәп әйдаман” республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдаман ул - балаларга әти – әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 укучы - иң үрнәк 14 әйдаман көч сынашты. Шулар арасыннан 8 әйдаман район турына сайлап алынды. Алан мәктәбенең данын 7 нче сыйныф укучысы Дәүләтшина Дилә яклады. Гран-прига Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Мөхәрләмова Азалия лаек булды.