«Үзеңнең һәм башкаларның тормышын сакла»

2023 елның 3 феврале, җомга

Баландыш авыл китапханәсендә 1 нче февраль көнне терроризмга каршы «Үзеңнең һәм башкаларның тормышын сакла» дигән әңгәмә сөйләшү уздырылды. Чара барышында китапханәче терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе турында сөйләде. Шулай ук соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актлары да искә төшерелде. Укучыларны вакыйгалар елъязмасы белән таныштырып, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназ, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең батырлыгы, балаларның куркуы турында сөйләшенде. Чара азагында балаларга, теләсә нинди ситуацияләрдә уяу һәм сак булу өчен, «Террорга каршы белешмәлек» таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International