900 көн һәм төн диярлек төньяк башкаласы дошман боҗрасында булган.

2023 елның 3 феврале, җомга

Кайбер чыганаклар буенча йөзләрчә мең кеше ачлыктан, ялангачлыктан, миллионнан артык кеше атышлардан үлгән. Ләкин, Гитлерның планнары буенча, җир йөзеннән юкка чыгарга тиеш булган шәһәр исән калган һәм бөтен дөньяга гаҗәеп батырлык үрнәге күрсәткән. Шул уңайдан, бу көнне Россиядә күп кенә истәлекле чаралар үткәрелә.

27 гыйнвар көнне Ачы авылы клубында берьюлы берничә чара үткәрелде, “Үлемне җиңгән шәһәр” батырлык дәресе һәм “Камалыш икмәге” хәтер акциясе, “Холокост турында фактлар” патриотик әңгәмә. Китапханәче Тихонова Вера Михайловна һәм мәдәният йорты директоры Солтанова Лилия Ильясовналар катнашучыларга үткән көннәр вакыйгаларының тарихын сөйләделәр, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук коточкыч сугыш елларындагы совет халкы турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыклары, каһарманлыклары һәм Ватанга мәхәббәте турында сөйләгәндә, яшь буында ата-бабалары өчен горурлык хисләре уяна, алар шулрга охшарга тырыша һәм ата-бабалары алдында үз гамәлләре өчен җаваплылык туа. Бөек Ватан сугышы, ата-бабаларыбызның фаҗигале язмышы һәм батырлыклары турындагы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International