«Шигырь уты яна йөрәкләрдә»

2023 елның 3 феврале, җомга

          31 гыйнварда Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә якташыбыз Сиренә Гатиятованың иҗатына багышланган «Шигырь уты яна йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Сиренә Гатиятова-үзешчән җырчы-шагыйрә, күп җырлар авторы. Очрашуга аның иҗатын яратучылар  һәм шигърияткә битараф булмаган авылдашларыбыз чакырылды. Кичәбездә, Сиренә ханымның 2021 елда нәшер ителгән “Гомерем келәме” китабындагы  шигырьләре  сәнгатьле итеп укылды һәм матур җырлар белән үрелеп барды, иҗатына карата сораулар бирелде, иҗат юлын яктырткан презентация күрсәтелде. Шагыйрә тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, үзе язган җырларын башкарды. Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International