Айдар авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» VI Бөтенроссия акциясенә кушылды. Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. 2 февраль көнне китапханәче Фаляхова А.Г. Айдар башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары катнашында «Герой булып тумыйлар, ә булалар!» дип исемләнгән әдәби-патриотик сәгать үткәрде. Ул авыр сугыш елларында халкыбызның батырлыгы, кечкенә малай һәм кызларның җиңүгә ышанычы һәм Җиңү көнен якынайтуга керткән өлеше турында сөйләде.
Китапларны кычкырып укыганнан соң, балалар батырлыкка хәтер һәм хөрмәт йөзеннән сугыш турындагы китапларны укырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.