2023 елның 3 февраль көнендә Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Гәптевәлиева Әсмәбикә Гарифулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Әсмәбикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Үзәк авыл җирлеге башлыгы Валтер Котников Әсмәбикә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.