12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтәлә.

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бу бәйрәм датасы совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә Восток-1 космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләнелә.

 Космонавтика көне уңаеннан балалар бакчасы белән бергәлектә Сауш авыл китапханәчесе тарафыннан "Галәмга юл" темасы белән  уен-сәяхәтен кичәсе үткәрелде. Балалар өчен «Космос һәм без» темасына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Катнашучылар космоска җибәрелгән беренче тере затлар, атаклы этләр  Белка, Стрелка һәм аларның очудан соң булган киләчәк язмышы турында беләделәр, беренче космонавт Ю. Гагарин турында сөйләнелде. Чара барышында «Космос» темасына видеоролик күрсәтелде. Космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International