“Йолдызларга юл”

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә укучылар катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Укучылар космоска дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә  тәүге очуы, Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар  белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" күргәзмәсе белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International