Чисталык икеайлыгы кысаларында,Теләченең беренче номерлы бакча хезмәткәрләре бакча территориясендә җыештыру эшләре алып бардылар.

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Биредә мәш килеп эшләгән апаларын күреп, балаларыбыз хәйран калып аларга карап тордылар. Һәм үзләре дә юлларында яткан ботакларны алып күчкә алып барып салдылар, хәтта тырмалап та карадылар. Әйе шул, кайсы гына юнәлештә дә тәрбияне үз үрнәгеңдә күрсәтү мәслихәт. Тирә-юньне чистарткан бакча хезмәткәрләре дә әлеге эшләре белән балаларда чисталыкка мәхәббәт уятып кына калмыйча, киләчәктә үзләренең дә шулай итеп эшләп, игелекле булып үсүләрен телиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International