Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Иске Жөри мәктәбе базасында үткәрелгән «World Skills» ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты-иртә һөнәри юнәлеш бирү моделен һәм укучыларны һөнәри әзерлек нигезләрен булдыру, мәктәп укучылары өчен заманча һәм киләчәк һөнәри компетенцияләрне үзләштерү һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар төрле алты номинациядә көч сынаштылар. Фәтхуллин Рамил «Декоратив-кулланма сәнгате» номинациясендә-3 нче, Хәкимова Нәргизә һәм Сәхәбиева Ләйлә «Чәчтараш сәнгате» номинациясендә-3 нче , Сафиуллин Илмир «Сам себе Кулибин»номинациясендә 1нче урынны яулады. Котлыйбыз!