Казаклар авылы китапханәсендә татар шагыйре, язучы Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел тулуга багышланган "Шигърият мәйданында" әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар язучы тормышының һәм иҗатының төп этаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.