Иске Җөри урта мәктәбе базасында «World Skills Tuliachi-2023» ярышлары үтте. Безнең балалар бакчасыннан "Пешекче эше - ресторан сервисы" компетенциясендә зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре Галләмова З. С., Фәтхуллина С. А. (тәрбиячесе Биккинина Р. Р.), мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шәймәрданова А. А., Хафизов А. Ф. (укытучы-логопед Шәймәрданова М. Н., тәрбиячесе Хафизова А. Р.), “Декоратив-гамәли сәнгать» компетенциясендә Рудина Е. А. (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) катнаштылар.Тәрбияләнүчеләр төрле тәмле ризыклар һәм аш-су эшендә белемнәре, шулай ук матур композицияләре белән сөендерделәр. Барлык катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!