“Әллүки” исемле регионара онлайн - фестиваль

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе апрель дәвамында “Әллүки” исемле регионара онлайн - фестиваль уздыра. Фестиваль кысаларында Г.Тукай әсәрләрен (өлешчә, яки тулысынча) укырга яисә яттан сөйләргә, Г.Тукай әкият-шигырьләренә нигезләнеп театральләштерелгән тамашалардан өзекләр күрсәтергә, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарырга мөмкин иде.                                                                                                Әлеге онлайн – фестивальдә Айдар авылы китапханәсенең актив китап укучылары катнашып диплом белән бүләкләнделәр. Тукай иҗаты- мәңгелек ул. Киләчәктә дә Тукаебызның кадерле шәхес икәнлеген онытмасак иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International