«Син дөньяда ялгыз түгел”

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Алан авыл китапханәсендә Бөтендөнья язгы мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында, «Син дөньяда ялгыз түгел” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе үтте. Чара барышында балалар мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек төшенчәләре белән танышты, нинди  кешене мәрхәмәтле дип әйтергә була, нинди яхшы гамәлләр эшләү мөмкинлеге турында белделәр. Чарага килүче балалар игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек турында әдәби әсәрләр тыңладылар, шул әсәрләрдәге уңай һәм тискәре геройлар турында әңгәмәдә катнаштылар. Керпе турындагы мультфильмга балалар битараф калмыйча, үз фикерләрен җиткерделәр. Ахырдан игелекле кешенең сыйфатлары язылган таҗлардан “игелек чәчәге”н җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International