Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 17-23 апрель көннәрендә Теләче балалар китапханәсендә “Тукай әкиятләре дөньясында” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында узды.
Гаять күптөрле рәсемнәрдә балаларның күңел җылысы, Тукаебыз шигъриятенә мәхәббәт чагыла. Әлеге эшләрдән 26 апрель көнне ял паркында узачак Тукай бәйрәмендә күргәзмә оештырылачак. Бәйгенең җиңүчеләренә һәм төрле номинацияларда катнашкан балаларга дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.