Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән “Коррупция балалар күзлегеннән” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Аның барышында балалар коррупция сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын тотуы турында фикер алыштылар. Шулай ук яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшә алуы турындагы сорауга укучылар үз җавапларын дәлилләр белән китерделәр. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү һәм аларда бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү. Ә нәтиҗәгә ирешү өчен балалар белән яштән эшләү кирәк.