Кешенеке кебек үк, табигатьнең дә үз бәйрәмнәре бар. Һәм шуларның берсе-Халыкара Җир көне. Бу чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Җирнең барлык халкына табигатьне сакларга һәм якларга кирәклеге турында. искәртү көне. 20 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге активлары белән берлектә Җир көненә багышланган экологик акциядә катнашты. Алар авыл тирәсен, юл кырыйларын, чишмә яннарын җыештырдылар, чүп-чар җыйдылар, табигатьне саклау проблемалары турында сөйләштеләр. Җир планетасы - безнең уртак йортыбыз һәм без аны сакларга тиеш. Экологик акциядә катнашып без туган авылыбызны чүп-чардан чистартуга үз өлешебезне керттек.
Җирне, аның матурлыгын саклыйк, чөнки табигать -кешелекнең уртак йорты ул.