Чернобыль…

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 27 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды.                                                                                                        Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International