«Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре”

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Гомер юлы кыска булса да, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. "Пушкин картасы" кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре" дип исемләнгән әдәби викторина уздырдылар. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, белемнәрен сынап карадылар: төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, шигыйрьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Нәтиҗәдә  иң күп балл җыйган команда җиңүче булып игълан ителде. Катнашкан командаларга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International