“Тукай язы”районкүләм бәйгесе

2023 елның 2 мае, сишәмбе

26 нчы апрельдә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге оештырган “Тукай язы” районкүләм сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесенең  “Габдулла Тукай әсәрләрен сөйләү” номинациясендә Балыклы башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Кәримова Асилә (җитәкчесе: Сибгатуллина Алсу Тимершаех кызы), “Тукайга ияреп...” номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Кәримов Сәид (җитәкчесе: Сафиуллина Әминә Тимергали кызы) җиңүчеләр булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International