“Иң яхшы пешекче”

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Балалар бакчалары пешекчеләренең профессиональ осталыгын үстерү һәм әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 25 апрель көнне Теләченең 3номерлы балалар бакчасында “Иң яхшы пешекче” дигән районкүләм бәйге үткәрелде. Анда безнең Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменнән Шәрипова Л.Р. катнашты. Ул Мәгариф бүлеге тарафыннан “Иң яхшы камыр ризыгы” номинациясендә мактау кәгазе белән бүләкләнде.  Без Лилиягә алга таба иҗади уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International