25 апрель көнне, Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, Әбде авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Н. Р. мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылның тыл хезмәтчәннәре Васильева Анна Петровна, Иглепова Ольга Николаевна һәм Осина Елена Ильиничналарны Җиңү көне белән котлады. Балалар ветераннарга котлау открыткалары, Георгий тасмалары тапшырдылар, шигырьләр укыдылар, җыр җырладылар һәм сәламәтлек, тынычлык, күтәренке кәеф теләделәр. Болар барысы да өлкәннәрне битараф калдырмады. Алар сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында күз яшьләре белән сөйләде, фронтларда һәм тылда һәлак булган әти-әниләрен, абыйларын һәм апаларын, ирләрен искә алдылар; күрсәткән