Белемлеләр илендә

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Теләче җирлекара китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Пушкин картасы буенча ”Турнир знатоков” (Белемлеләр илендә) дип исемләнгән  уен-ярыш үткәрелде.  Ярышта Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 команда   көч сынашты. Чараның максаты укучыларының Габдулла Тукай турында алган белемнәрен  тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш, үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде. Укучылар ярыш барышында сорауларга актив җавап бирделәр, ахырдан командаларга Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International