Бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә кычкырып укулдар үткәрелде.

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Яшь китап укучылар тарафыннан үсеп килүче буынның әхлакый һәм эстетик тәрбиясенә ярдәм итүче "Габдулла Тукай әкиятләре" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Тукай иҗаты татар иҗтимагый фикерен, әдәбиятны, театрны, музыканы һәм сәнгатьне үстерүгә көчле этәргеч бирде. Тукай - шагыйрь генә түгел, аның әсәрендә әдәбият һәм сәясәт, тарих һәм фәлсәфә, милли һәм универсаль, төрки көнчыгыш әдәбият традицияләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Китапханәдә Тукайның "Шурале", "Су анасы", "Кәҗә һәм Сарык" әкиятләре, һәм күп кенә  шигырьләре кычкырып укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International