Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» булып узды. Биредә Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының оештыру бүлеге начальнигы Ибраһимов Җәүдәт Хәмзә улы, Теләче районы ДОСААФ оешмасы рәисе Нуртдинов Рәис Рөстәм улы, районда халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Айдар Муса улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, ветераннар советы рәисе Заһидуллин Рәис Шамилович, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Диктантны оештыручылар - Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарих җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясе, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Акциягә ярдәм күрсәтүчеләр - Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, Россотрудничество һәм Россия Мәгариф министрлыгы.