«Чернобыль фаҗигасе»

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Ел саен бөтен ил халкы 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСының 4 нче энергоблогында булган һәлакәт турында әрнү һәм авырту белән искә ала. Чернобыль һәлакәтеннән соң инде күп еллар узды. 25 апрельдә Үзәк авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә авыл яшүсмерләре белән «Чернобыль фаҗигасе» дигән әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдән балалар Чернобыль АЭСындагы авариянең кешелекнең техник прогрессы өчен коточкыч булган иң куркыныч экологик катастрофаларның берсе, фаҗиганең масштабы, радиация аркасында барлыкка килгән төрле авырулар, аның нәтиҗәләре һәм радиация пычрануына каршы көрәш чаралары турында белделәр. Яшүсмерләргә «Чернобыль катастрофасы» дигән презентация, шулай ук 1986 елгы авариядәге картинаны ачык итеп күрсәтергә мөмкинлек биргән видеороликлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International