Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 27 апрельдә Шәтке авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә язучының 137 еллыгына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар.