Абде авыл китапханәсендә Валентина Александровна Осеева иҗатына багышланган «Мудрые уроки вежливости» дип исемләнгән әдәби сәгате узды. Очрашу язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башланды, һәм Валентина Александровнаның әсәрләре тәкъдим ителгән видеопрезентация белән озата барылды. Соңыннан катнашучылар «Тылсымлы сүз» хикәясен тыңладылар, әдәби персонажларның гамәлләрен анализладылар. Валентина Осееваның әсәрләре игелек, әдәплелек, гаделлек һәм намуслылыкны өйрәтә.