Хезмәтне саклау - кешенең тормыш эшчәнлеге иминлегенең мөһим өлеше.

2023 елның 5 мае, җомга

Бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт - һәр кешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмә хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларына, аның шартларын яхшыртуга, хезмәт эшчәнлегенең гомуми культурасын күтәрүгә игътибар итәргә чакыра, куркынычсызлык техникасын үтәү, кеше үзенең һәм янәшәдәгеләрнең сәламәтлеге  өчен дә булган җаваплыгы турында искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International