Җиңү көне алдыннан

2023 елның 5 мае, җомга

     Олы  Мишә  урта гомумбелем  бирү  мәктәбендә  Җиңү  көне  алдыннан  “Солдатка  хат”  акциясе  узды. Һәр  сыйныф  укучысы мобилизацияләнгән солдатларга хатлар  яздылар. Хатларында солдатларга чиксез  рәхмәтләрен белдерделәр.

   Шулай  ук  укучылар “Җиңү   тәрәзәләре ”  Бөтендөнья  акциясенә  дә   бик теләп катнашалар. Алар  үз  сыйныф  бүлмәләренең  тәрәзәләрен  тынычлык  күгәрченнәре   фигуралары, котлау  язулары, бәйрәм   открыткалары  белән  бизәделәр. Укучыларның иң  зур  теләге -   сугышның  тиз  көннәрдә  тәмамлануы, күкләребезнең  аяз һәм  тыныч  булуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International