Китаплар укыганда, кеше һәрвакыт өйрәнә, яңалыкны белә һәм нәтиҗәдә тирә-юньдәгеләргә кызыклы була. Китаплар арасында иң гаҗәпләре - әкиятләр. Әлбәттә, һәр баланың беренче китаплары - әкиятләр. Балачакта ишеткән беренче әкиятләр балаларны яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә. Шуңа күрә әкиятнең төп максаты - игелек тәрбияләү. Үзәк авылы китапханә укучылары әкиятләрне укырга бик ярата. Чөнки әкиятләр үзләренең гыйбрәтлеге, серлелеге, тылсымлылыгы белән тартып тора. Кешеләрнең тормышында иң баштан ук яхшылык бар, шулай ук яхшылыкка комачауларга, аны юк итәргә теләгән явызлык та бар. Бу көрәшне халык әкиятләрдә тасвирлый, кешеләрне яхшылык белән яманлыкны аера белергә өйрәтә. Шуңа күрә әлеге чараның темасы бүгенге көндә дә актуаль. Хәзерге дөньяда бер-береңә мәрхәмәтле, ярдәмчел булу җитми. Катнашучылар ачык сөйләшү сәгате ахырында барысы бергә берничә халык әкиятен анализладылар,