Танып белү сәгате узды.

2023 елның 5 мае, җомга

Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чаралар үткәрә. Китапханәдә 2023 ел -  Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан даими эшләүче китап күргәзмәсе эшли. 2 май көнне  «Светлый мир народной культуры» дигән исем астында танып белү сәгате узды. Мондый чаралар  укучыларны фольклор коллективлары белән таныштыра, халык сәнгать әсәрләренең, халык көнкүреше предметларының матурлыгын һәм гармониясен күрә белергә өйрәтә.  Өлкән буын балаларга ата-бабаларыбыздан калган йолалар һәм гореф-гадәтләр белән танышырга ярдәм итә, үзләренең истәлекләре белән уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International