Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Теләчеинформ” филиалы оештырган якташыбыз, ветеран - журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган “Яшь журналист” иҗат бәйгесендә актив катнашып, призлы урыннар алдылар. Бу бәйге яшүсмерләрдә өстәмә белем һәм гамәли журналистик күнекмәләр алу омтылышын стимуллаштыру, яшьләрнең гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү максатыннан оештырылган иде.