Анда күпме җиләк һәм гөмбә бар! Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк. Алар барысын да сокланырга, матурлыкка сөенергә, чиста саф урман һавасын суларга чакыралар. Шуңа бәйле рәвештә, 2 май көнне китапханә теләк белдергән балалар өчен экологик рәсем конкурсында катнашырга чакырды. Балаларга табигать, хайваннар, кошлар һ.б. темаларга рәсем ясарга тәкъдим ителде, төрле яшьтәге балалар бу чарада актив катнаштылар. Яраткан хайваннарыны алар төсле карандашлар, фломастерлар, буяулар белән ясады. Китапханәнең уку залында конкурс нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештырылды, ә китапханәче Җир планетасында яшәүче һәркемгә гармониядә яшәргә ярдәм итүче кызыклы фән - «экология» белән таныштырды. Чара ахырында балалар үзләре бер-берсенең эшләрен бәяләделәр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.