2 май елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә Ачы авыл китапханәсендә «Написано войной, увековечено литературой» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы, илебез халкының онытылмас батырлыгы турында китаплар, сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре турында хикәяләр, фронтовикларның истәлекләре, Бөек Ватан сугышы тарихына алтын битләр керткән батырлыклар турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук биредә тематик романнар һәм повестьлар, очерклар һәм хикәяләр, шигырьләр, истәлекләр, публицистика урын алды В. Быков, Б. Васильев, В. Астафьев, А. Твардовский китаплары шул куркыныч вакыйгалар турында сөйли һәм безне Җиңүнең нинди әһәмияткә ия булуына уйланырга мәҗбүр итә. Китап күргәзмәсе буенча укучылар белән күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.