“Укучының мәдәни көндәлеге”

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

4 май көнне Теләче балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” Республика проектының район этабына йомгак ясалды.

1-4 сыйныф укучылары уку елы дәвамында үзләре генә яки әти-әниләре, укытучылары белән, безнең районның гына түгел, республиканың мәдәни объекларында, музейларда, театрларда, китапханәләрдә экскурсияләрдә булдылар. Беренче сыйныф укучылары көндәлекләрен матур итеп бизәделәр, анда тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр, укылган китаплары һәм мәдәният учреждениеларында алган кичерешләре турында язып бардылар, фотосурәтләр урнаштырдылар.

2-4 сыйныф укучылары ел дәвамында мәдәни чаралар һәм вакыйгалар турындагы язмаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” порталында бастырып барды. Нәтиҗәдә, 4 яшь номинациясе буенча 4 җиңүче (1, 2, 3, 4 сыйныфлар) сайлап алынды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, яхшы укуларын һәм өр-яңа мәдәни белемнәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International