5 май көнне Теләче балалар китапханәсе ел саен үткәрелә торган “Балаларга сугыш турында укыйбыз” XIV нче Халыкара акциясенә кушылды. Акция балаларның укуына ярдәм итү өчен булдырылган зур масштаблы чара. 13 ел эчендә әлеге акциядә 6,2 миллионнан артык бала һәм яшүсмер катнашкан. Акциянең максаты - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотизмны иң мөһим рухи-әхлакый һәм социаль кыйммәтләр буларак формалаштыру өчен шартлар тудыру. Акция нигезендә 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларга сугышның якты эпизодлары турында әсәрләр уку ята. “Шаркылдыклар” клубы әгъзаларына Е. Ильинаның «Дүртенче биеклек», Р. Мәннанның «Ватаным өчен!», «Бөек Ватан сугышы» китапларыннан шигырьләр һәм өзекләр кычкырып укылды.