«Брестская крепость» хикәясе укылды.

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Шармыш авыл китапханәсе Ватанның батырлык үткәненә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан Самара региональ балалар китапханәсе үткәргән «Читаем детям о Великой Отечественной войне» халыкара акциясенә кушылды. Акциядә «Почемучки» клубына йөрүчеләр катнашты. Биредә  Сергей Алексеевның «Брестская крепость» хикәясе укылды. Повестьтан балалар чик сакчыларының фидакарь көрәше турында белделәр. Аннары балалар укыганнары турында үз фикерләрен әйттеләр һәм китапханәче сорауларына җавап бирделәр. Чарага  «Ты хочешь мира? Помни о войне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International