Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер булып тора. “Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, ә алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык.
5 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Георгий тасмасы ярдәмендә брошкалар ясадылар.
Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.