Георгий тасмасы - Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында, ветераннар белән очрашуларда төп символ.

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

 

Георгий тасмасы - Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында, ветераннар белән очрашуларда төп символ. Кара сызыклар – төтенне, ә кызыл-сарылары - утны символлаштыра. Ә биологлар мондый төсләр комбинациясе кисәтү дип раслый, дәүләт чикләрен бозучы һәркем җитди каршылык алачак. Алар бу тасманы куркыныч юлбарыс һәм кечкенә булса да, бик куркыныч бал кортлары белән чагыштыралар.

Җиңү көне алдыннан, 4 май көнне,  Үзәк авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Георгий тасмасыннан брошка ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучыларга бу символның барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, тасма төсләренең әһәмияте аңлатылды. Шулай ук балалар аның беренче тапкыр кемгә һәм кайчан бирелгәнен, нинди батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы солдатлары Георгий тасмасы белән уралган мактаулы «солдат» ордены белән бүләкләнгәнен белделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Георгий тасмасын йөртү өчен иң яхшы урын — сул якта күкрәктә, йөрәк янында. Чарага шулай ук «Память о войне книга оживляет» дигән исем астында китап күргәзмәсе эшләнде. Биредә  тәкъдим ителгән китаплар сугыш чоры вакыйгаларын ача, батырлык һәм ныклык белән, үз көчләрен һәм тормышларын кызганмыйча, рәхимсез сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган каһарманнар  турында сөйли.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International