Ул 2010 елдан бирле 9 май алдыннан үткәрелә. Акция укуга җәлеп итүче зур масштаблы чараларның берсе, аның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү. Акция нигезендә балаларга һәм яшүсмерләргә сугышның иң әһәмиятле эпизодлары турында әсәрләрне кычкырып уку ята. Узган елларда акциядә бөтен дөнья буенча 6 миллионнан артык бала һәм яшүсмер катнашкан. 2023 елда Абде авыл китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә традицион рәвештә бу искиткеч чарада катнашты. 5 майда алар башлангыч сыйныф укучылары белән В. Катаевның «Сын полка», «Рассказы о войне» әсәрләрен кычкырып укыды һәм фикер алышты.