Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Совет халкының фашистлар Германиясен тулысынча җиңүгә ирешүенә 78 ел вакыт үтте. 9 Май алдыннан Олы Мишэ урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. 8 май көнне мәктәбебез укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Геройларга мәңгелек дан” дигән чарада катнаштылар. Әлеге чарада Телэче районы газетасы "Татмедиа" АҖ филиалы баш мөхәррире Хуҗин Ленар Йосыф улы һәм авыл җирлеге башлыгы Җамалетдинов Фиргать Билалетдин улы катнашты. Алар халыкка тыныч күк йөзе теләделәр, бэйрэм белэн котладылар. Бәйрәмгә чакырылучылар арасында шулай ук Украинада махсус операцияда катнашучы авылдашлар да бар иде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны, шулай ук Украинада һәлак булган, безнең мәктәпне тәмамлаган Кириллов О.А. ны бер минут тынлык белән искә алдылар.