Балалар иҗат үзәге «Тюлячинская звёздочка - Теләче йолдызчыгы» диеп исемләнгән район фестиваль-конкурсын быел беренче тапкыр оештырды.

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Фестиваль-конкурска бу елның 20 гыйнварыннан старт бирелде. Фестивальдә 5 яшьтэн алып 17 яшькә кадәр балалар катнашып, үзләрен төрле яктан сыный алдылар.  Быелгы Фестиваль педагог һәм остаз елына, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Фестивальнең максаты булып, Теләче районы балаларының сәләтләрен ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү торды. Фестиваль-конкурс 4 турда  җиде номинация буенча узды. Сайлап алу турларында барлыгы 400 дән артык бала катнашты һәм шуларның 218 е Гала концертка узды.

         12 нче май көнне  район мәдәният йортында  фестивальнең Гала концерты  булып узды. Фестивальдә  үзләрен күп тапкыр сынаган Теләче йолдызлары һәм бүген беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаган яңа нәни Теләче йолдызчыклары да кабынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International