Олы Мишә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә батырлык дәресе үтте. Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бу дәрестә, махсус хәрби операциядә булып, ялга кайткан егетләребез дә катнашты. Балалар үзләренең чыгышлары аша илебезгә иминлек теләделәр, солдат-егетләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Батырлык дәресе балаларга патриотизм, батырлык, горурлык, туган илне ярату тошенчәләрен аңларга ярдәм итте.