Теләченең нәни йолдызчыклары

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

 Укытучылар һәм остаз елы, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 12 майда район мәдәният йортында “Теләче йолдызчыгы» фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең максаты-Теләче районы балаларының талантларын ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Фестиваль-конкурс җиде номинация буенча 4 турда узды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан зурлар төркемендәге тәрбияләнүчеләре ( Фәтхуллина С. А., Рафикова С. Л.) «Конферанс» номинациясендә 1 урын диплом,  мәктәпкә әзерлек төркемендәге тәрбияләнүчеләре ( Стаценко С. Р., Биктимирова З.Л., Назарова В. О.) «Вокаль ансамбль» номинациясендә 1 урын дипломга лаек булдылар, балаларны әзерләүче тәрбиячеләр Сафина Р.К. һәм  Минһаҗева Г.Р. Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International